Арча муниципаль районында сапфир туй

2023 елның 7 июле, җомга

2023 елның 07 июль көнендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы ГХАТ бүлеге тантаналы рәвештә “сапфир” юбилярлар, Габделфәт Йосыпович һәм Рәмзия Мидхәтовна Кәримовлар гаиләсен котлады.

Бу көнне, күп еллар элек булган кебек, бәхетле юбилярлар залга Мендельсонның туй маршына керделәр. Ирле-хатынлы гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү китабына үз имзаларын куйдылар һәм чиксез мәхәббәт билгесе итеп юбилей туй медальләре белән алмаштылар. Тантана көнендә катнашкан юбилярларның балалары һәм оныклары матур вакыйга белән уртаклаштылар.

Районның хатын - кызлар советы рәисе Гатауллина А.М. бәйрәм шартларында район башлыгы И.Г.Нуриев исеменнән истәлекле бүләк һәм котлау адресы тапшырды, җитәкченең районның мондый гаиләләре белән горурлануын билгеләп үтте. Юбилярларны бәйрәм белән Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы В.В. Сәгыйтов котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International