Кукмара шәһәрендә «Бәхет – тугрылык һәм мәхәббәт булган җирдә» дип исемләнгән тантаналы бәйрәм узып китте

2023 елның 10 июле, дүшәмбе

2023 елның 8 июлендә Кукмара шәһәренең Никахлашу сараенда биш парның никахларын теркәү тантанасы булды. Теркәү махсус сценарий буенча – бәйрәм символы «ромашка» элементлары белән узды.

Шул ук көнне Кукмара шәһәренең Комсомол мәйданында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Бәхет – тугрылык һәм мәхәббәт булган җирдә» дигән район бәйрәме оештырылды. Кукмара районы ГХАТ бүлеге башлыгы Латыйпова Зөлфия 1973 елда өйләнешкән Равил Абдулла улы һәм Рауза Гаян кызы Нигъмәтҗановлар гаиләсен юбилей уңаеннан сәхнәдә алтын теркәүне үткәрде. Юбилярлар районның Мактау китабына кул куйдылар, яңа алтын балдаклар алмаштылар, бер-берсен татлы чәк-чәк белән сыйладылар, ГХАТ бүлеге башлыгы кулыннан алтын юбилей таныклыгын кабул итеп алдылар.

8 июльдә Кукмара шәһәрендә никахларын теркәгән яшь пар Александр Александрович һәм Илһамия Рафаил кызы Лозгачевлар алтын юбилярлар кулыннан бүләк – күгәрченнәр рәвешендәге сувенир алдылар. Юбилярлар гаилә бәхетенең сере белән уртаклаштылар, яшьләргә озын гаилә тормышына үгет-нәсихәт бирделәр.

Район башлыгы урынбасары Гаянова Резедә Нигъмәтҗановларның лаеклы гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» грамотасын һәм медален тапшырды. Шулай ук яшь парны да котлады, бүләкләр тапшырды.

Аннары район бәйрәмендә «Икеләтә шатлык» исеме астында игезәкләр парады башланып китте. Иң яшь игезәкләргә – 8 ай, иң өлкәннәренә 35 яшь иде. Парадта барлыгы 31 пар игезәкләр катнашты. Күп кенә игезәкләр милли костюмнар кигәннәр иде. Республикада милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында бу бик актуаль.

Район бәйрәменең чираттагы блогы булып, берничә дистә ел мәхәббәт һәм тугрылык белән яшәгән, тормыш зирәклеге һәм мөнәсәбәтләрендә гармония үрнәге булган парларны хөрмәтләү дәвам итте. Районның төрле оешмаларында һәм учреждениеләрендә эшләүче барлыгы 17 гаилә тамашачыларның алкышлары астында сәхнәгә күтәрелде. Гаилә кыйммәтләренә тугрылыклары өчен, аларга Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әхмәтшина Айгөл рәхмәт белдерде.

Барлык юбилярларга район башлыгы Сергей Димитриевның Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды!

3 бала «Минем гаиләм – минем байлыгым» Республика рәсем бәйгесендә катнашучы дипломнары белән бүләкләнде.

Бәйрәм ахырында барлык гаилә парлары вальска чакырылды.

Комсомол мәйданы территориясендә 8 июльдә – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә – районның ялгыз яшәүчеләре өчен танышу мәйданчыгы эшләде. Теләге булганнар анкеталар һәм телефон номерларын калдыра, булачак ярлары өчен хас булган сыйфатларны күрсәтә алдылар.

Чара кунаклары өчен иҗат коллективлары катнашында бай программа тәкъдим ителде. Өлкәннәр һәм балалар төрле мастер-классларда һәм уеннарда катнаштылар. Гаилә шәҗәрәләре күргәзмәсе оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International