Кияү - мари, кәләш - татар. Кияү - мамадышлы, кәләш – Сарманда туган. Ләкин мәхәббәтнең киртәләре юк. Фәридә белән Евгений 6 ел элек танышканнар. Фәридә сатучы булып эшләгән, Евгений - юлчы. Беренче очрашуда ук яшь егет хыял кызын очратканын аңлаган. Һәр көн, кирәкмәгәндә дә, кибеткә килә башладым, сөйгәнемнең күзләренә тагын бер тапкыр карар өчен, дип уртаклашты кияү егете.
Бер ай элек, озак еллар йөргәннән соң, пар мөнәсәбәтләрне законлаштырырга карар итә. Евгений Фәридәгә балдак бүләк итә һәм аның хатыны булырга тәкъдим ясый. Ләкин бу көн бу вакыйга белән генә истә калмый. Ир-ат Ватанны сакларга барырга җыенуы турында хәбәр итә.
Евгений инде бер ай дәвамында Оренбург өлкәсендә хәрби укулар уза. Иртәгә ул хәрби өйрәнү бүлегенә кире кайтачак. Пар гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә өйләнергә теләп, 8 нче июль көнен сайлый.
Кияү үскән Петровлар гаиләсе күп балалы. Евгений иң өлкәне. Гаиләдә ике кечкенә кыз бар, бүгеннән Петровлартагын бер кызга артты. Петровлар гаиләсе үз тамырларын һәм традицияләрен хөрмәт итә. Шул уңайдан кияүнең якыннары мари гореф-гадәтләре белән котлау әзерләгән.
Яшь парны Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов котлады. Ул билгеләп үткәнчә, мондый авыр вакытта ил өчен алар мөһим карар кабул иткәннәр, Петровка гаилә бәхете һәм исән-сау әйләнеп кайтуын теләде.