26 июльдә Никахлашу сараенда Демидовларның алтын юбилее тантанасы узды. Бүген Сергей Дмитриевич белән Любовь Ивановна артында 50 ел бергә яшәү, зур хезмәт стажы, иң мөһиме – яраткан балалары һәм оныклары.
Түбән Кама шәһәренең ГХАТ идарәсе белгечләре озын гомер һәм нык сәламәтлек теләделәр. Традиция буенча юбилярларның исемнәре ГХАТ идарәсе Почет Китабына кертелде.
Юбилярларны бу матур дата белән чын күңелдән котлыйбыз! Тагын күп еллар бергә бәхетле яшәргә телибез! Сезнең йортыгыз җылы булсын, муллык һәм иминлек хөкем сөрсен!