Түбән Кама Никахлашу сараенда Алтын юбилей

2023 елның 26 июле, чәршәмбе

26 июль көнне Түбән Кама шәһәре ГХАТ Идарәсендә алтын юбилярларны хөрмәтләү тантанасы узды.

Алтын – гаилә календаре буенча иң кадерле һәм кыйммәтле металлларның берсе. Ул гаилә берлегенең ныклыгын символлаштыра, аның затлылыгын һәм матурлыгын ассызыклый.

Александр Васильевич һәм Зинаида Алексеевна Конюховлар мондый озын юлны лаеклы үтә алалар, тормыш юлының авырлыкларыннан иң ышанычлы сыену урыны һәм җан шифаханәсе гаилә булуын исбатлыйлар. Ир белән хатын 50 ел элек бер-берсенә биргән мәхәббәт һәм тугрылык антына бүгенге көнгә кадәр тугры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International