Түбән Каманың Гагарин округында ГХАТ идарәсе белгечләре катнашында Гаилә бәйрәме узды

2023 елның 7 июле, җомга

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Түбән Кама шәһәренең Гагарин округы территориясендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның 57 гаиләсе һәм барлык микрорайон халкы өчен бәйрәм чарасы оештырылды.

Балалар батутлар куйган мәйданчыкларда аниматорлар белән күңел ачтылар, өлкәннәр концерт карадылар.

Бәйрәм кысаларында Түбән Кама ГХАТ идарәсе белгечләре бу микрорайонда яшәүче өч пар өчен тормыш юбилейларын үткәрделәр. Дәүләт Думасы депутаты Айдар Раис улы Метшин Бешимовлар гаиләсен бергә яшәүнең 45 еллыгы, Исхаковлар гаиләсен никахлашуның 53 еллыгы һәм Несмеянкиннар гаиләсен никахлашуның 67 еллыгы белән котлады. Барлык юбилярларга  истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International