Василий Афанасьевич белән Валентина Николаевна Смирновлар 50 ел бәхетле никахта яшәгәннәр. Алар ике малай үстергәннәр. Юбилярларның аеруча горурлыгы - 4 онык.
Василий Афанасьевич белән Валентина Николаевна - чын хезмәт ияләре, гаиләнең гомуми хезмәт стажы - 100 ел. Алар бик күп грамоталарга һәм рәхмәт хатларына ия.
Алтын туй хөрмәтенә Василий Афанасьевич һәм Валентина Николаевна исемнәре ГХАТ идарәсенең Мактау китабына кертелә. Юбилярларга Мактаулы акт һәм истәлекле китаплар тапшырдылар.