Мөслим районында гаилә юбилярлары хөрмәтләнде

2023 елның 28 июне, чәршәмбе

Мөслим районында узган “Нечкәбил” республикакүләм матурлык конкурсының зональ сайлап алу туры кысаларында, гаиләләренең бриллиант юбилейларын билгеләп үтүче Әзһәм һәм Фәгыймә Садриевлар, шулай ук гаиләләренең алтын юбилеен билгеләп үтүче Илфак һәм Фануса Юнысовлар тантаналы рәвештә тәбрикләнде.

Язмышларын бәйләп, бу гаиләләр гаилә кыйммәтләренең үрнәгенә әйләнгәннәр – кайгырту, ярату, бер-берсенә ышану белән берлектә, картлык көненә кадәр мәхәббәтләрен һәм тугрылыкларын саклап кала алганнар. Юбилейлар исеменә бик күп матур җылы теләкләр һәм рәхмәт сүзләре җиткерелде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Г.Р. Нигматуллина һәм Мөслим муниципаль районы Башлыгы А.Р. Хузин юбилейларны котлап истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International