27 июньдә Апас үзәк паркында “Яшьләр көне” билгеләп үтелде. Яшь чак - гомернең иң матур һәм иң истә калырлык матур чагы. Алда күпме үрләр яулыйсы, күпме хыялларны тормышка ашырасы... Мәйдан түрендә районыбызның әле генә барлыкка килгән яшь гаиләләр котланды. Табар Черкене авылыннан Павел һәм Карина Тихоновларны, Иске Әнәле авылыннан Фәнис һәм Адилә Заһидуллиннарны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлүсә Галләмова район башлыгы исеменнән тәбрикләде һәм изге теләкләрен юллады, бүләк итеп сертификатлар тапшырды.