Сабан туе – татар халкының милли бәйрәме. Бу бәйрәм язгы кыр эшләре беткәч игенчеләребезне данлау, мактау хөрмәтенә үткәрелә. Авыл җирлекләрендә сабантуйлары гөрләп узды. Сабантуй мәйданнары иртәдән үк үзенә барлык авылдашларны, читтән кайткан кунакларны дәште. Килгән кунакларны авыл җирлекләре башлыклары һәм мәдәният хезмәткәрләре дәртле җыр – биюләр, нәфис сүз белән каршы алды. Авыл җирлекләрендә эшләүче оешма җитәкчеләре барлык уеннарны матур итеп оештырдылар. Иң элек мәйданда алдынгы игенчеләр хөрмәтләнде, аларга багышланып дәртле җырлар яңгырады, шулай ук үзләренең гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтүчеләр, бергә тормыш корып озак еллар бергә яшәүче гаиләләр бүләкләнде. Шулар арасында Яңа Кенәр авыл җирлегеннән Әгъзам һәм Зөлхия Гәрәевларның гаилә стажлары 50 ел. Яшь гаиләләр өчен үрнәк булып, балаларының уңышларына сөенеп, мәхәббәтне саклап яшиләр алар.