Арча районында 100 нче бала

2023 елның 27 июне, сишәмбе

2023 елның 27 нче июнь көнендә Арча муниципаль районы ГХАТ бүлегендә 100 нче туу турында акт төзелде.

Бәхетле сабый Ибраһим һәм Рузилә Галиевларның гаиләсендә туа. Яшь гаиләдә бу беренче генә бала түгел, аларның ун яшьлек уллары Закир һәм биш яшьлек кызлары Самира үсә. Яңа туган балага Хәким дип матур исем бирделәр. Бу исем гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә «фикерче, акыл иясе, философ», шулай ук «акыллы, белемле, фикерләүче, хәл итүче» дигәнне аңлата.

Бәхетле әти белән әнине чын күңелдән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International