Балтач районында тантаналы рәвештә паспорт тапшырылды

2023 елның 25 июне, якшәмбе

Һәрбер кеше өчен шәхесен раслаучы документ алу мизгелләре тантаналы һәм истә кала торган вакыйга. Менә бүген 2023 елның 25 июнь көнендә Балтач районының иң яшь - 14 яше тулган гражданнарына Рәсәй Федерациясенең төп документы- паспорт тапшыру чарасы уздырды. Шулай ук аларга “Беренчеләр хәрәкәте” иҗтимагый оешма исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Яшьләргә документларын сәхнә түрендә Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International