Россия гражданины булу-зур хөрмәт.
2023 елның 22 июнендә, Яшьләр көне алдыннан, Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда шәһәрнең 10 яшь гражданына паспортлар тапшыру тантанасы узды. Балаларны бәйрәм белән Яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Ләйсән Әлфит кызы Видинеева һәм «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Римма Зиннур кызы Фәсхетдинова котладылар.