12 июльдә Дәүләт Думасында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган Россия федераль округларыннан килгән педагог гаиләләре белән очрашу узды. Аның инициаторы булып Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча парламент комитеты чыкты.
Чарада Татарстан Республикасын Яшел Үзәннән Поповлар гаиләсе тәкъдим итте. Туган шәһәрендә бу күп балалы нәселле педагоглар гаиләсе танылган һәм абруйлы. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гаиләнең һәр әгъзасы бик иҗади: Антон Попов - Яшел Үзән балалар музыка мәктәбе директоры, хатыны Кристина - «Каданс» халык вокалы студиясе хормейстеры, балалар да үзләрен иҗади өлкәдә актив күрсәтәләр, сәхнәдә уңышлы чыгыш ясыйлар. Мәскәүдә очрашуда Поповлар «Все мы любим жизнь...» җырын башкардылар.
Тантаналы чарада Дәүләт Думасы вице-спикерлары Анна Кузнецова һәм Борис Чернышов, Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитет рәисе Нина Останина һәм Россия мәгариф министры урынбасары Татьяна Васильева катнашты. Очрашуда катнашучылар педагогик тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм үзләренең остазларын искә алдылар. Күпьеллык хезмәте һәм һөнәренә тугрылыгы өчен педагогларның гаиләләренә мәгариф министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.