Яңа Чишмә районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан никахны тантаналы теркәү

2023 елның 7 июле, җомга

Бүген, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан, Рамил белән Марина Лотфуллиннар, туганнары һәм дусларының алкышлары астында, ир белән хатын булып, яңа вакыт санауны башладылар.

Рамил Тубылгы Тау авылыннан, Марина Яр Чаллы шәһәреннән. Туйдан соң яшь парлар Чаллыда яшәргә планлаштыралар.

ГХАТ секторы мөдире Алия Рафгат кызы Мирьякупова яшь гаилэне котлады һәм бәйрәм символы- ромашкалар бәйләме бүләк итте. Ул аларга бер – берсенә ярдәм итәргә һәм ышанырга өйрәнергә, акыллы һәм җаваплы булырга, ә иң мөһиме-дистә еллар дәвамында бер-берсен бүгенге көндә, гаиләләре туган көнне кебек яратырга теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International