Актаныш муниципаль районында югары дәрәҗәдә район халкы катнашында “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык“ көне үткәрелде

2023 елның 10 июле, дүшәмбе

Актаныш муниципаль районында “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне Актаныш район үзәгендә пар балдаклар төшкән яшь парлар аллеясында кичке 16.00 сәгатьтә барлык район халкы катнашында утте. Бәйрәм тантанасын район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева алып барды. Кичәнең төп кунаклары Куян авылында яшәуче Ахметов Фирдәвис Гаяз улы хәм Ахметова Наилә Нәкый кызы булдылар. Алар 1981 нче елнын 19 нчы августында гаилә корып, урнәк гаилә булып, 42 ел тату гомер кичерәләр. Фирдәвис Гаяз улы Казан дәуләт педагогия институтынын физик тәрбия факультетын тәмамлаганнан сон, Яна әлем мәктәбендә физкультура укытучысы буларак хезмәт юлын башлап жибәрә. Гомуми хезмәт стажы -43 ел, шуларнын 32 елын торле олкәләрдә житәкче вазифасында хезмәт куя ул. Хезмәтендәге унышлары очен: “1980 нче елнын социалистик ярыш жинучесе”, ”Татарстан АССР нын 100 еллыгы”, Яшьләр, Спорт Министрлыгынын “Физкультураны устерудәге унышлары очен”кукрәк Билгеләренә,Татарстан Республикасынын “Атказанган физкультура хезмәткәре”исеменә лаек була. Хезмәт ветераны.

Тормыш иптәше Наилә Нәкый кызы, Минзәлә педагогия училищесын тәмамлаганнан сон, “Әтәчкәй” балалар бакчасында хезмәт юлын башлап жибәрә. Хезмәт стажы-35 ел. Әш дәверендә балаларны рус теле серләренә ойрәтудә зур хезмәт башкара. “Уен аша рус телен ойрәту” темасы буенча узенен авторлык методикасын булдыра. Хезмәтендәге унышлары очен район мәгариф идрәсенен мактау кәгазьләре белән буләкләнә. 2003 елны Татарстан Республикасы мәгариф идарәсенен “Мәгарифтәге казанышлары очен кукрәк билгесенә” лаек була. Бәхетле гаилә 3 бала тәрбияләп устерде. Бугенге кондә алар 8 оныкнын кадерле дәу әнисе, дәу әтисе. Әлеге бәхетле гаилә әштә дә, тормышта да гел бергә. Лаеклы ялга чыкканннан сон, туган авылы Куянда әти-әниләренен топ нигезендә ор яна ой житкезделәр. Бәйрәмнәрдә әлеге ой 3 малай, 3 килен, 8 оныкнын бәхетле шау шуына кумелә. Хормәтле Фирдәвис Гаяз улы хәм Наилә Нәкый кызы! Сезне бугенге зур буләккә ия булуыгыз белән чын кунелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә сезгә матур гаилә булып, авылдашларыгызнын ихтирамын тоеп гомер кичерергә язсын!

Әлеге парга “Мәхәббәт һәм тугрылык” өчен медален район Башкарма комитеты җитәкчесе Р.А.Ильясов тапшырды хәм узенең изге теләкләрен җиткерде.

Чарада 50, 55, 67 ел бергә яшәгән 17 парга район Башлыгының Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырылды.

Бәйрәм тантанасы район мәдәният йорты тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары белән бизәлде.

Чарада шулай ук 7 июль көнне язылышкан Хөснетдинов Илюс Фаяз улы һәм Әминова Ләйсәния Рөстәм кызына район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева гаилә, мәхәббәт, тугрылык көненең символы булган ромашкалар һәм истәлек буләге тапшырып яшь парга иң изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәм чарасы яшь парның һәм барлык юбилярларның гаилә вальсы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International