Татарстаннан Камашевлар гаиләсе Идел буе федераль округында иң уңышлысы дип танылды

2023 елның 9 июле, якшәмбе

Татарстанның Биектау районыннан Камашевлар гаиләсе Чебоксарда узган «Идел буе уңышлы гаиләсе» дигән дәрәҗәле конкурста беренче урынны яулады.

Округ фестивале Чуваш Республикасы башкаласында 7-8 июльдә узды. Конкурста җиңү өчен Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән 14 гаилә, шул исәптән Усады авылыннан Алексей һәм Лия Камашевлар көрәште. Гаилә тугыз бала тәрбияли.

Камашевлар - Татарстан Республикасы Башлыгы Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән ел саен үткәрелә торган «Нечкәбил» ана булу һәм гаилә матурлыгы республика конкурсы финалистлары.

«Идел буе уңышлы гаиләсе» конкурсы 2013 елдан бирле округта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров патронаты астында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International