Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән!

2023 елның 7 июле, җомга

8 июльдә Татарстан Республикасы бөтен ил белән бергә «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» дәүләт бәйрәмен билгеләп үтә.

Бу көн буыннан буынга күчеп килүче гаилә кыйммәтләрен саклау, никах институтын ныгыту, балалар тәрбияләүдә ата-аналарның җаваплыгын үстерү һәм күп балалылыкның асылын һәм әһәмиятен танытуга багышланган.

Бүгенге якты һәм шатлыклы бәйрәм зур рухи-әхлакый мәгънәгә ия, ул никах һәм гаиләнең «мәхәббәт һәм тугрылык» исемле мәңгелек кыйммәтләрен символлаштыра.

Гаилә – һәркем өчен иң кадерле урын. Монда бер-беребезне яратырга һәм хөрмәт итәргә өйрәнәбез, якыннарыбыз һәм туганнарыбыз турында кайгыртабыз, авырлыкларны җиңеп чыгарга көч табабыз, шатлыкларны уртаклашып яшибез.

105 елдан артык гаилә тарихларының һәм кеше язмышларының төп елъязмачысы булып гражданлык хәле актларын теркәү органнары тора, алар безнең һәрберебезнең тормышында иң мөһим һәм әһәмиятле вакыйгаларны теркәп бара.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе исеменнән һәм шәхсән үземнән барлык татарстанлыларны бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм! Һәрбер гаиләдә мәхәббәт, хөрмәт, матур һәм җылы мөнәсәбәтләр, иминлек яшәсен. Өйләрегездә балалар, оныклар тавышы яңгырасын! Бәхетле булыгыз!

 

ГХАТ идарәсе башлыгы,

Татарстан Республикасында

«Ныклы гаилә» ФПП координаторы                                                                 Г.Р. Нигъмәтуллина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International