Бүген Азнакай шәһәрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы, «Ныклы гаилә» ФПП координаторы Г.Р. Нигъмәтуллина җитәкчелегендә Татарстан Республикасы ГХАТ органнары җитәкчеләре белән күчмә Республика киңәшмәсе узды.
Чараны үткәрү урыны булып Азнакай муниципаль районы очраклы гына билгеләнмәде. Биредә Татарстан нефтьчеләре ярдәме белән республиканың иң заманча ГХАТ бинасы төзелде. Киңәшмәдә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Азнакай муниципаль районы башлыгы М.З. Шәйдуллин мөрәҗәгать итте. Арча районы һәм Яр Чаллы шәһәре ГХАТ органнары җитәкчеләре Ф.Р. Бәхтиярова һәм Р.Г. Зарипова үзләренең муниципаль берәмлекләрендә алып барыла торган эш турында мәгълүмат белән чыгыш ясадылар.
Очрашу барышында Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвен камилләштерүнең актуаль мәсьәләләре, шулай ук ГХАТ органнары тарафыннан дәүләт гаилә сәясәтен гамәлгә ашыру бурычлары турында фикер алыштылар.