Иске Көшкәт авылында гомер итүче яшәүче Пантелеймон һәм Мария Карабаевлар гомерлек бәхет нигезләренең тәүге ташларын 64 ел элек салалар. Бүген гаилә башлыгы үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылый. Парлы тормыш бәхетен гомерлек юлдашлары иткән Карабаевлар гаиләсен район башлыгы Рамил Нотфуллин, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова, Яңгул авыл җирлеге башлыгы Ранил Габдрахманов котлап, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.