Бүген, 22 июньдә, иртә таңнан «Без хәтерлибез» акциясе кысаларында, Арча шәһәренең үзәк мәйданыннан алып Җиңү паркына кадәр Хәтер һәм кайгы көненә багышланган велосипедта йөгерү акциясе узды. Велосипедта узышта катнашучылар арасында ЗАГС бүлеге белгече Габдрахманова Алсу да бар иде.
Велосипедчылар Дан мемориалында урнашкан Мәңгелек ут пирамидасы янынннан старт алды. Пирамидадаа Бөек Ватан сугышыннан кайтмаган Арча районы сугышчыларының исемнәре һәм фамилияләре уеп язылган. Тукталышлар Бөек Ватан сугышы вакытында эвакогоспиталь булган педагогия училищесы( хезәрге вакытта 3 нче номерлы мәктәп), шәһәр читендәге немец зиратында, фронтта солдатлар белән беррәттән сугышкан барлык машиналарга һәйкәл итеп куелган машина һәйкәле янында, 1944 елның февралендә Арча аша очканда һәлак булган хәрби очучылар кабере янында ясалды. Акция шәһәрнең Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә ачылган мемориал янында чәчәкләр салу белән тәмамланды.