2023 елның 23 июнь аенда Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС Идарәсендә 400 нче пар никахын законлы рәвештә теркәделәр.
Никахлашуны теркәү, яшь парларның тормышында тантаналы һәм истәлекле мизгел. Хәбибуллин Ренат һәм Вәлиева Илзирә өчен бу дулкынландыргыч вакыйга икеләтә истәлекле булды: бүген матур дата 2023 елның 23 июнь аенда Әлмәт муниципаль районында 400 нче пар булды.
Бүген 23.06.2023 Әлмәт шәһәренең никахлар сараенда 12 пар никахлашты.
ЗАГС Идарәсе хезмәткәрләре тантаналы рәвештә яшь парларның никахын теркәделәр. Аларга гаиләгә бәхете, шатлык теләделәр. Яңа өйләнешкәннәргә дәүләт документы, никахлашу турында таныклык тапшырылды.