Туйлар традицион рәвештә җәйдә башлана. Никахлашу көненә булачак кияү белән кәләш гадәттә аерым әһәмият бирәләр. Туйның матур даталары җиңелрәк истә кала, шуңа күрә мондый көннәр яшь парлар арасында аеруча популяр.
Бүгенге җомга кияү һәм кәләшләр өчен үзенчәлекле көн. 23.06.23 - Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 2 гашыйк пар үз мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергән матур дата. Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге башлыгы Гүзәлия Фәхертдинова яңа өйләнешкән парларны котлады һәм аларга озак еллар бәхет һәм чиксез мәхәббәт теләде, истәлекле бүләк тапшырды.