Әлмәт шәһәрендә 800 бала туган

2023 елның 18 июне, якшәмбе

2023 елның 15 июнь аенда Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 800 бала туу турында акт теркәлде.

8 июнь көнне Хайруллиннар Алмаз Радик улы һәм Алсу Нәфис кызы гаиләсендә малай бала туган. Балага матур Артур исеме кушылды.

ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап, баланың әтисенә беренче дәүләт документын - туу турында таныклык тапшырды.

Сәламәт булыгыз, гаиләгездә бәхетле һәм якты көннәр күп булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International