Бүген, 22 июньдә, Ютазы районының Ак-Юл авылыннан Наил һәм Таусия Фәттаховларның бергә торуларына 50 еллык юбилеен билгеләп үттеләр.
Фәттаховлар гаиләсенә «алтын» юбилей белән район җитәкчелеге исеменнән иң җылы котлауларны Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге башлыгы Гүзәлия Фәхертдинова җиткерде, истәлекле бүләк һәм «Алтын юбилярлар» таныклыгы тапшырды. Шулай ук Наил Кави улын һәм Таусия Миргазиян кызын Дым-Тамак авыл җирлеге башлыгы Җәлил Хөснетдинов котлады.
Фәттаховлар 1973 елның 22 июнендә Дым-Тамак авыл советында өйләнешәләр. Шул вакыттан башлап, аларның бөтен гаилә тарихы Наил Кави улының туган авылы Ак-Юл белән тыгыз бәйләнгән. Фәттаховлар 2 кыз һәм бер ул тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә 7 онык һәм 2 оныкчыкка куанып яшиләр. Алар барысы да әби-бабайның зур горурлыгы. Наил һәм Таусия Фәттаховлар балаларына, оныкларына һәм авыл халкына яхшы үрнәк гаилә булып торалар.