Түбән Кама Никахлашу сараенда гаилә тормышының көмеш юбилее тантанасы узды

2023 елның 21 июне, чәршәмбе

Туй - яшь пар тормышында иң мөһим вакыйгаларның берсе. Бу көн мәхәббәт, матурлык, янәшәдә яраткан туганнары һәм дуслары белән тулы.

Озак еллар бергә яшәгән Сергеевлар гаиләсе бер-берсенең мәхәббәтен, ихтирамын, бер-берсенең ышанычын һәм тугрылыгын исбатлый алды. Бу гаилә елъязмасының мөһим бите, онытылмаслык, бәхетле мизгел.

20 июнь көнне Түбән Кама Никахлашу сараенда Сергеев Роман Михаил улының һәм Алена Анатолий кызынң көмеш юбилей тантанасы узды. ГХАТ идарәсе белгечләре юбилярларга Мактау актын тапшырдылар һәм аларның исемнәре Түбән Кама ГХАТ Мактау китабына кертелде.

Бәйрәм көнендә булган юбилярларның балалары һәм оныклары матур вакыйга белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International