Түбән Кама муниципаль районының ЗАГС идарәсендә булачак яшь парлар өчен консультация узды

2023 елның 17 июне, шимбә

Һәрбер гашыйк пар туй көнен Камил үткәрү турында хыяллана.

Шимбә инструктажларында ЗАГС идарәсе белгечләре яшь парларга никахлашу Сараенда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында сөйлиләр, документларны рәсмиләштерү тәртибе турында искә төшерәләр һәм туй тантанасының репетициясен күрсәтәләр.

Чираттагы консультация Түбән Кама шәһәренең Никахлашу сараенда 17 июнь көнне узды. Кияү һәм кәләшләр үзләрен кызыксындырган барлык сорауларны бирә һәм психолог белән очрашуда катнаша алдылар. Тәҗрибәле психолог Дания Трухан булачак ир белән хатынга яңа статуста мөнәсәбәтләр ничек төзергә кирәклеге турында киңәшләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International