10 июнь коөнне Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ идарәсендә булачак яшь парлар өчен традицион туй алды консультациясе узды.
Тиздән алар никахлашу сараена киләчәкләр, әмма инде кияү һәм кәләш буларак
Яшьләрдә никахны теркәү тантанасына кагылышлы күп кенә сораулар туа.
Тантаналар бүлеге башлыгы Ольга Иванова тантананың ничек узуы турында җентекләп сөйләде, булачак ир белән хатынның барлык кызыксындырган сорауларына җавап бирде.