Халык бердәмлеге көнендә "Россия триколор" патриотик акциясен үткәрделәр

2023 елның 9 июне, җомга

Традицион рәвештә 12 июньдә бөтен ил дәүләт бәйрәмен - Россия көнен билгеләп үтә. Бу - закон һәм гаделлек нигезендә азатлык, гражданлык тынычлыгы һәм барлык кешеләрнең ризалыгы бәйрәме. Бу искиткеч бәйрәм һәрвакыт массакүләм һәм масштаблы чаралар белән үрелеп бара.

Истәлекле көн алдыннан Түбән Кама шәһәренең ГХАТ идарәсендә "Россия триколоры" акциясе уздырыла. Акциянең төп максаты - яшьләрдә һәм өлкәннәрдә патриотизм һәм илебезнең дәүләт символына хөрмәт тәрбияләү

Акция барышында никахлашу сарае белгечләре яшь парларны бәйрәм белән котлап Россия флагы төсләрендә тасмалар тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International