Паспорт алу - яшьләр тормышында зур һәм дулкынландыргыч вакыйга. Ул яшь гражданнар өчен олылыкның башлангычын билгели һәм тормышта урын сайлау турында уйланырга этәрә.
7 июньдә Түбән Кама шәһәренең ГХАТ идарәсендә Россия көненә багышланган 14 яшькә җиткән затларга Россия Федерациясе гражданины паспортын тапшыру тантанасы узды.
Тантаналы шартларда Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең миграция мәсьәләләре бүлеге инспекторы, полиция майоры Хөсәенова Нэлла Сәгыйдовна 15 яшь түбән камалыларга Россия Федерациясе гражданының төп документын – паспортын тапшырды.
Түбән Кама шәһәр Советы депутаты Куприянова Татьяна Адиславовна яшьләргә изге теләкләр белән мөрәҗәгать итте һәм балаларга Россиянең тулы хокуклы гражданнары булуларын искәртте.
Паспорт тапшырылган көнне һәр кешенең тормышында иң мөһим көннәрнең берсе дип санарга була.