Ютазы укучыларына паспортлар тапшырылды

2023 елның 14 июне, чәршәмбе

Бүген, 14 нче июнь көнне, Ютазы районы Бәйрәкә авылы клубы сәхнәсендә «Без - Россия гражданнары! " бөтенроссия акциясе кысаларында   Россия көнен бәйрәм итүгә багышланган 14 яшькә җиткән гражданнарга Россия Федерациясе паспортларын тапшыру тантанасы узды.

Беренче паспортны тантаналы шартларда район башлыгы Аяз Әдип улы һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Петровна кулыннан 13 егет һәм кыз алды.  Алар укуда, иҗат һәм волонтерлык эшчәнлегендә, спортта аерылып торылучылар.

Район башлыгы Аяз Әдип улы билгеләп үткәнчә, паспорт алу — олылар тормышына беренче җитди адым, бирелгән документка сак карарга, Россия Федерациясе гражданы исеменә лаек булырга, яхшы укырга, белем алырга һәм зур илнең лаеклы гражданнары булырга теләде.

Чарада шулай ук Ютазы район Советы депутаты Сирин Галиев, Россия Эчке эшләр бүлегенең Ютазы районы буенча миграция пункты начальнигы Ләйсән Гарифуллина, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Рузанов, Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге башлыгы Гүзәлия Фәхертдинова, Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең «Беренче хәрәкәт» җирле бүлеге җитәкчесе Светлана Шарпан катнашты. "Бүген паспорт алучылар өчен бу бик мөһим һәм истәлекле этап. Бу чыннан да олы тормышка адым. Без Сезгә уңышлар телибез! Хыялланыгыз һәм эш итегез, - диде Светлана Заквановна, Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте исеменнән паспорт тышлыкларын һәм значокны тапшырганда.

Тантаналы чарада катнашучылар өчен район мәдәният йорты солистлары башкаруында җырлар яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International