2023 елның 11 июнендә Балык Бистәсе штп «Сабантуй-2023» милли бәйрәмендә гаилә парларын хөрмәтләделәр. Бу инде Балык Бистәсе районында традициягә әверелде.
50 ел законлы никахта яшәгән юбилярлар Ризаевлар Наил Хабрей улы һәм Рузалия Кашап улы, Фәхреевлар Ринат Сәлахетдин улы һәм Гөлсинә Габдулхай кызы, Сәйфуллиналар Ильяс Сәйфулла улы һәм Галина Иван кызы, Гатиятуллиналар Рашат Зәйнәгутдин улы һәм Минсария Габдрахман кызы, Хәсәновлар Марат Хөсәен улы һәм Сания Фәртдин кызы, Шаговлар Владимир Николай улы һәм Татьяна Иван кызы, 60 яшь Хөсәновлар Нурислам Шәйхилислам улы һәм Сәлимә Хәким кызы.
Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Рәмис улы Ислямов һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Зарипова Эльмира Әмир кызы гаиләләрне юбилейлары белән котладылар һәм нык сәламәтлек теләделәр.
Һәр гаилә үзара мәхәббәт һәм тугрылык үрнәге булып тора, балаларны җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары тәрбияләгән, уртак хезмәт белән тәэмин ителгән, иминлеккә ирешкән гаиләләр.