10 июнь көнне Саба Сабантуе мәйданында "Милли кием" фестиваленә йомгак ясалды. Милли кием үрнәкләрен халыкка таныту, аларны халыкка кире кайтару, милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләү максаты белән уздырылган әлеге бәйгедә районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләреннән 200 дән артык кеше катнашты. "Гаиләм ядкаре" номинациясенә килгән эшләр арасында буыннан буынга күчеп килгән затлы чулпылар, йөз илле ел элек чигелгән алъяпкыч, күкрәкчәләр, аяк чолгавы, йөзек, беләзекләр бар иде. Олы Шыңар авылыннан Ания Ахунҗанова мәйданнан гаиләләрендә кадерләп сакланучы күлмәк киеп узды. Ания Ахунҗан бабаеның 6 буын оныкчыгы. Әлеге күлмәкне Ахунҗан бабасы үзенең тормыш иптәше Бибифатихага нәкъ 134 ел элек бүләк итә. "Милли гаилә" номинациясендә Олы Шыңар авылыннан Садыковлар, Тимершыктан Хантимеровлар гаиләсенә тиңнәр булмады. Иң кечкенә катнашучыга 3, ә иң өлкән катнашучыга 84 яшь иде. Җиңүчеләрне район башлыгы Рәис Минниханов тәбрикләде, бүләкләр тапшырды.