Актаныш районы ГХАТ бүлегендә “Минем гаиләм - минем байлыгым” Республика конкурсының җиңүчеләрен бүләкләделәр

2023 елның 2 июне, җомга

1 июнь - Балаларны яклау көнендә Актаныш районы ГХАТ бүлегендә “Минем гаиләм - минем байлыгым” Республика конкурсының җиңүчеләрен бүләкләделәр. Әлеге конкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы белән бергә үткәрелгән конкурс булды. Ул башта районда узды, беренче урынны алган эшләр сайлап алынып, Республикага җибәрелде.Район һәм Республика күләмендә җиңү яулаган укучылар бүген рәхмәт хатларына лаек булды. Җиңүчеләрне район ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева котлады, барлык балаларга да бәхетле киләчәк, уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International