Кама Тамагында «Нечкәбил» Республика конкурсының зона этабы узды

2023 елның 14 июне, чәршәмбе

Конкурс процедураларында республиканың җиде муниципаль районы вәкилләре катнашты. Кунакларны һәм тамашачыларны Кама Тамагы районы башлыгы Н.А.Вазыйхов һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсе башлыгы Г.Р.Нигъмәтуллина сәламләде.

«Нечкәбил» ана булу һәм гаилә матурлыгы Республика конкурсы ике дистә ел дәвамында Татарстанның иҗтимагый гаилә хәрәкәтенең үзенчәлекле «җыю ноктасы» булып тора. Бу вакыт эчендә анда 8 меңнән артык гаилә катнашты.

«Нечкәбил» шулай ук «Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсының һәм «Идел буе уңышлы гаиләсе» Идел буе федераль округы конкурсының төбәк сайлап алу этабы булып тора.

Чара кысаларында Кама Тамагында шулай ук гаилә тормышының алтын юбилярларын - Семеновлар һәм Галимуллиннар гаиләләрен хөрмәтләү тантанасы булды. Моннан тыш, Логиновлар гаиләсе Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде, алар Ватанны саклаучы, махсус хәрби операциядә катнашучы лаеклы ул тәрбияләгәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International