Баулы мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау чыңлады

2023 елның 23 мае, сишәмбе

86 унберенче сыйныф укучысы һәм 336 тугызынчы сыйныф укучысы өчен дулкынландыргыч, бераз моңсу мизгел - Баулы районында соңгы кыңгыраулар яңгырады. Баулы шәһәренең 4нче гимназиясен тәмамлаучыларны әлеге бәйрәм белән ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Тимерхановна Мурсалимова котлады.

Бу уку елында гимназияне 16 тугызынчы сыйныф укучысы тәмамлый. Тантаналы линейка вакытында чыгарылыш укучыларына мәктәп директорының, беренче укытучыларның һәм ата-аналарның үгет-нәсихәт сүзләре яңгырады.

Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары һәркемгә үзләренең иҗади сәләтләрен тагын бер кат күрсәттеләр. Тантаналы линейка ахырында күптән көтелгән соңгы кыңгырау яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International