19 майда Россиядә балалар иҗтимагый берләшмәләре һәм оешмалары көне билгеләп үтелә. Бу яшьлек, патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт бәйрәме.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 14 яшькә җиткән яшь гражданнарга паспортлар тапшыру тантанасы булды.
Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Шәүкәт улы Сәлахов 25 балага паспорт тапшырды.
ГХАТ идарәсе башлыгы Равилә Гыйльметдин кызы Зарипова һәм "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Римма Зиннур кызы Фәсхетдинова балаларны тормышларындагы бу мөһим вакыйга белән котладылар.
Кадерле балалар! Бәйрәм шартларында паспортлар тапшырганда, без бу көннең озакка истә калуын телибез, чөнки паспорт алгач, сез Россия Федерациясенең тулы хокуклы гражданнары буласыз.
Балаларны котларга шәһәр артистлары - Лилия Бөкеева, Нияз Хәмәтшин һәм «Яз» хореография ансамбле килде.