15 май көнне Минзәлә шәһәренең театр скверында гаилә көне билгеләп үтелде.
Иҗади коллективларның чыгышлары, декоратив-кулланма сәнгать күргәзмәсе, мастер-класслар, төрле уеннар бу көнне төсле һәм кызыклы итте. Сәламәтлекне ныгыту, ата-аналарның балалар белән бергә ял итүен оештыру һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан велоузыш оештырылды. ДЮСШ аэробика бүлегендә тәрбияләнүче балалар матур спорт композициясен күрсәттеләр. Шулай ук «Эхо веков в истории семьи-Тарихта без эзлебез» фестивалендә катнашучыларның гаиләләрен хөрмәтләделәр.