8 майда, Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан, Бөгелмә районы ЗАГС бүлеге башлыгы Элла Демченко өйдә тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Начарова Юлия Семеновнаны котлады.
Юлия Семеновнага 92 яшь. Аның ире Начаров Александр Николаевич 1926 елда туган, Бөгелмә районы Чемодурово авылында туган, 1943 елда, әтисе Сталинград янындагы сугышта һәлак булганнан соң, үз теләге белән фронтка китә. Александр Николаевич икенче Белоруссия фронтында сугыша, сугыш ахырына кадәр уза. "Хәрби казанышлары өчен", "Варшаваны азат иткән өчен", "Германияне җиңгән өчен", "Берлинны алган өчен" һәм башка күп медальләр белән бүләкләнә. Юлия Семеновна һәм Александр Николаевич сугыш тәмамланганнан соң өйләнешәләр һәм 54 ел законлы никахта яшиләр. Ире белән өч бала үстерәләр. Аларның 6 оныгы һәм 10 оныкчыгы бар. Юлия Семеновна Бөгелмә үзәк район хастаханәсендә хезмәт хакын исәпләү буенча бухгалтер булып эшли, "Хезмәт ветераны"дигән мактаулы исемгә ия.