Чистай ЗАГС бүлегендә паспортлар тапшырылды

2023 елның 9 июне, җомга

ЗАГСның төп залында балалар һәм аларның әти-әниләре җыелды. Чара Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарыннан башланды. Аннары ЗАГС бүлеге башлыгы Илмира Ярмушева котлау сүзләре белән тантана үткәрде.

– Кадерле балалар, сезнең белән бу шатлыклы вакыйганы уртаклашам. Паспорт – ул беренче документ. Әлеге тантана Россия көненә туры китерелгән, – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов. – Яратыгыз туган илебезне, безнең шәһәребезне, бөек ил патриотлары булыгыз! Бәйрәм белән сезне! Беренче документ алу белән!

Кристина Анисимова музыкаль номер белән чыгыш ясады. Ул «Син яшә, минем Россиям» җырын башкарды.

Теләк сүзләре һәм вокалистка чыгышыннан соң 9 кеше үзләренең Россия гражданнары булуын раслаучы беренче документын алды. Шулай ук “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсеннән балалар истәлекле бүләкләр алды. Ахырдан традиция буенча истәлеккә фото ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International