Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда паспортлар тапшыру тантанасы

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Россия көне - илебезнең төп бәйрәмнәренең берсе, җәмгыятьне берләштерүдә мөһим роль уйный. Бу Бөек Ватан өчен горурлык көне. Яр Чаллы - зур күпмилләтле илнең аерылгысыз өлеше. Безнең шәһәрнең горурланырлык матур тарихы бар.

2023 елның 8 июнендә, Россия көне алдыннан, Тантаналар сараенда Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Ирина Алексеевна Сагидуллина 14 яшькә җиткән 30 яшь гражданга паспорт тапшырды.

Балаларны мөһим вакыйга белән котлыйбыз! Паспорт алу - һәр кешенең тормышында яңа адым һәм яңа җаваплылык. Бу вакыйга күңелле үзгәрешләр һәм көтелмәгән яңа мөмкинлекләр китерсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International