Татар халкының традицияләрендә исем кушу

2023 елның 31 мае, чәршәмбе

Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында Шәле мәдәният йорты базасында 2023 елның 31 маенда «исем кушу-татар халкының гореф-гадәтләре» темасына театрлаштырылган тамаша элементлары белән тантаналы исем кушу булды.

Әхмәтҗановлар Илнур Айдар улы һәм Лилия Азатовна гаиләсенә шатлык һәм бәхет килде, алар икенче тапкыр әти-әни булдылар.

Бу гаиләдә татар халкының милли гореф-гадәтләре, мәдәнияте һәм йолалары хөрмәт белән саклана. Әхмәтҗановлар гаиләсе үз балалары өчен Зилия дигән матур исем сайлаган, бу гарәпчәдән мәрхәмәтле дип тәрҗемә ителә. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зилиянең әти - әнисенә баланың беренче дәүләт документын-туу турында таныклык һәм бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International