Түбән Кама Никахлашу сараенда Халыкара рус теле көненә багышланган акция үткәрелде

2023 елның 3 июне, шимбә

Ел саен, 6 июньдә, бөек шагыйрь Александр Сергей улы Пушкинның туган көнендә, Халыкара рус теле көне билгеләп үтелә. Бу көнне илебезнең барлык почмакларында да шигъри укулар уза. 

Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ идарәсендә 3 июнь көнне «Аның каләме мәхәббәт белән сулый» дигән тематик көн узды. Булачак яшь парлар бөек рус шагыйренең шигырен укыдылар.

Шигъри укулар классикның иҗади мирасын күрсәтә, укучыга бүген дә, гасырлар аша да, фикернең һәм сүзнең уникаль гармониясенең бөеклеген, безнең телнең монументаль мөмкинлекләрен – рус халкының милли үзенчәлеген гәүдәләндерүне аңларга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International