Мамадыш районы Пойкино авылыннан Никитиннар удмурт гаиләләре арасында узучы конкурста катнашачак

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Быел Татарстан Республикасының Кукмара районы Нырья авылында удмурт гаиләләренең "Шудо-буро удмурт гаиләсе"дигән беренче республика конкурсы узачак. Конкурс финалында Мамадыш районы исеменнән Пойкино авылыннан Никитиннар гаиләсе чыгыш ясаячак.

Әтисе Сергей Николаевич һәм әнисе Екатерина Леонидовна дүрт бала тәрбиялиләр: уллары Илья, Матвей, Коля һәм кызлары Серафима. Никитиннар спорт белән шөгыльләнергә, балык тотарга, җиләк һәм гөмбә җыярга яраталар.

Сергей Николаевич балаларында спортка зур мәхәббәт тәрбияли. Алар катнашмыйча бер генә район чарасы да үтми. Гаилә архивында күп санлы грамоталар, дипломнар һәм Рәхмәт хатлары бар.

Гаиләдә халык традицияләренә, милли-мәдәни кыйммәтләргә зур игътибар бирелә. Иң мөһиме, балаларга үз чыганакларына һәм тарихына мәхәббәтне җиткерү, - дип уртаклаша гаилә башлыгы Сергей Никитин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International