Конкурс “Халыкара гаилә коне” һәм халыкара балалар көненә багышланган. Барлыгы конкурска 50 гә якын эш кабул ителгән. Җиңүчеләр дип Иске Завод авылыннан Илсөяр һәм Әлфәт Котдусовлар, "Пятилетка" бистәсеннән Равия һәм Айрат Миннехановлар танылды. Аларның фотосы иң күп күләмдә йөрәккә лаек булды. Күп кенә дуслары, танышлары матур һзм үрнәк гаилә булуларын язып җылы сүзләрен һәм теләкләрен җиткерделәр.
Мамадыш ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова җиңүче парларны котлап истәлекле бүләкләр тапшырды. Филиал хезмәткәре Фирая Миннегалиева да гаиләләргә үзенең җылы теләкләрен җиткерде.