2023 елның 8 июнь көнендә Балтач районы ГХАТ бүлегендә 14 яше тулган яшүсмер балтачлыларга паспорт тапшырдылар. Бу куанычлы чара ГХАТ бүлегенең тантаналар залында узды. Килгән кунакларны, чарада катнашучыларны иң элек ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова сәламләде. Бүгенге бәйрәмнең һәм паспортның ничек барлыкка килүенең тарихы белән таныштырып узды.
Район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин, яшьләр һәм спорт бүлегенең әйдәп баручы белгече Айсылу Нуриева, Балтач районы “Бердәм Россия” партиясен хезмәткәре Айрат Хәйруллин, “Яшь Гвардия” иҗтимагый оешмасы волонтерлары балаларга җылы теләкләрен ирештерделәр. Балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.