Яңа туган малайны тантаналы рәвештә өенә озаттылар

2023 елның 22 мае, дүшәмбе

Бүген “Базарлы Матак үзәк район хастаханәсе” тудыру йортында яңа туган малайны Халыкара гаилә көненә багышлап тантаналы рәвештә өенә озату булды. Бала - Ленсур һәм Ландыш Шакировлар гаиләсендә өченчесе. Шакировлар гаиләсе районда "Бала туу" суперсервисы кысаларында сабый тууын теркәгән беренче әти - әни. Гаиләне район башлыгы Александр Никошин котларга килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International