Быел Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан гаилә көнендә бүгенге көндә мәгариф өлкәсендә эшләүче парлы укытучыларның гаиләләрен хөрмәтләнде. Чара «Минем гаиләм-минем байлыгым» рәсемнәре күргәзмәсен караудан башланды, соңыннан 35,25,20, 15,5 ел бергә яшәгән гаиләләрне хөрмәтләү тантанасы белән дәвам итте, шулай ук гаиләләр өчен күңел ачу станцияләре тәкъдим ителде һәм иң кульминацион мизгел районның атказанган хореографы җитәкчелегендә уртак вальс булды.
Чарада район башлыгы Р. Р. Нотфуллин, "Ныклы гаилә" федераль партия проектының Иҗтимагый советы рәисе, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы И.П.Жуйкова, Мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының республика комитетының социаль яклау бүлеге мөдире Г. А. Гафарова катнашты.