Чирмешәндә 50 һәм аннар күбрәк ел гомер иткән гаиләләрне хөрмәтләделәр

2023 елның 17 мае, чәршәмбе

Бүген Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә, бу уңайдан район мәдәният йортына быел 50, 55, 60, 65 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче парлар чакырылган иде.

Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатов гаиләләрне бәйрәм белән котлады, тынычлык һәм иминлек теләде, шулай ук гаиләнең кеше тормышында һәм дәүләт үсешендә мөһим ролен билгеләп үтте.

Рамил Тәлгать улы гаилә кыйммәтләрен саклаган һәм пропагандалаган өчен, Бәркәтә авылыннан Салахиевлар, Карамыш авылыннан Вафиннар, Лашман авылыннан Гариповлар, Чирмешән авылыннан Шараповлар гаиләләренә мактау грамоталары тапшырды.

Чараның хөрмәтле кунакларын район ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Миләүшә Батыршина, Чирмешән районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге башлыгы Гөлназ Закирова, гаилә үзәге директоры Диләрә Ханова, Чирмешән районы инвалидлар җәмгыяте рәисе Мәдинә Талипова котладылар.

Бәйрәм программасы район мәдәният йорты хезмәткәрләренең концерт номерлары белән үрелеп барды.

Чара уңайлы, дустанә атмосферада узды. Чакырылган барлык гаиләләр Чирмешән районы башлыгыннан бүләкләр алдылар. Чарада катнаша алмаган гаиләләргә бүләкләрне өйләренә илттеләр.

Озак еллар авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә терлекчелек бүлеге начальнигы булып эшләгән Ленар Хуҗиханов кунаклар исеменнән бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International