Сугыш чоры балалары - гаилә тормышы юбилейлары

2023 елның 19 мае, җомга

Әгерҗе районы Нарат авылыннан Фатыйма-Наил Гизатуллиннарның тормыш коруларына 60 ел тулды. Наил Сафисулла улы һәм Фатыйма Хуҗа кызы хезмәт юлларын Ижау Металлургия заводында эшләгәнәр. Эшләү дәверендә бик күп Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләренә лаек булганнар. Наил Сафисулла улы Рәсәйнең Мактаулы доноры, икесе дә заводның, Рәсәйнең Хезмәт ветераннары исемен лаеклы йөртәләр.

Үткән бәйрәм көннәрендә Девәтернә авыл җирлеге Башлыгы Ганиев Эрнест Энгельс улы Гизатуллиннар гаиләсенә Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International